Чирмешән районында санитар икеайлык башлана
1 апрельдән республикада һәм шул исәптән районда да санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Димәк, районыбыз халкы өчен, тирә-юнен җыештырып, тәртипкә китерергә рәсми старт биреләчәк.
- Районның торак пунктларын санитар чистарту буенча икеайлык эшләрен оештыру, координацияләү буенча оператив штаб, административ комиссиянең рейдлар үткәрү план-графигы төзелде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. – 22 апрельдә, 6 һәм 7 май көннәрендә районда өмәләр үткәрү каралган. “Кар бетмәгән килеш ничек чистартыйк, аяк асты пычрак бит әле”, - диючеләр дә булыр. Тик олы юллар кырыйларында, автотукталыш буйларында кыш буе җыелган чүп, пычрак кар астыннан чыга башлады да. Район үзәге урамнарына күз салсак та, тротуардан барсак та, кыш дәверендә җыелган чүпләр күренә. Аяк асты кипкәнне көтсәк, чүпкә батабыз. Шәхси эшмәкәрләр дә үз территорияләрен тәртиптә тотарга тиешләр. Авыл җирлекләрендә, районыбызда кар эреп бетүне көтмичә, тирә-юньне чүп-чардан арындырырга кирәк. Әгәр халык үзе катнашмаса, аерым хезмәт коллективларының тырышлыгы белән генә чисталыкка ирешә алмыйбыз. Шәхси тору урынын тәртиптә тоту – һәркемнең бурычы.
Авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә санитар-экологик икеайлыкта һәм өмәләрдә халыкның активлыгын тәэмин итү өчен, аңлату, оештыру эшләре үткәрергә тәкъдим ителә.
Икеайлык һәм өмәләр чорында “ГРИНТА” җәмгыятеннән барлык төр техника, автотранспорт, эшче көчләрне туплап, чүп-чарны көнкүреш калдыклары полигонына ташуны тәэмин итү йөкләнә.
Чисталык һәм тәртип булдыруда, агачлар утыртуда мәктәп укучылары актив катнашачак.
Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре“, урман хуҗалыгы, юлчылар оешмалары, полиция һәм ДАИ хезмәткәрләре, райпо идарәсе һәм башка оешмалар, предприятиеләр алдына да конкрет бурычлар куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев