Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында өч мәдәният йорты нефтьчеләр ярдәмендә үз проектларын тормышка ашыра

Районның өч мәдәният учреждениесе “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте грантларына ия булды.

Югары Кәминкә мәдәният йорты бинасында республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелде. Яңа төс алган бинаны бизәү, җиһазлар алу өчен акча эзлисе юк, бу максатларга, без бу хакта язган идек инде, грантка откан 11 миллион 544 мең сум акча тотканнар.

Күтәмә мәдәният йорты “Мәдәният” номинациясендә откан 20 миллион сумга якын грант акчаларына бинада капиталь ремонт үткәрә.

Иске Кади мәдәният йорты шулай ук  грант программасы кысаларында 10 миллион сум акчага ия булган. Аңа мәдәният йорты каршындагы территорияне төзекләндерергә ниятләгәннәр. “Хәтер паркы” проекты буенча биредә байтак үзгәрешләр көтелә.

Наталья Иляева фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев