7 апрель 2023 яңалыклары
-
Чирмешән районында чуваш мәдәнияте көннәренә старт бирелде
Районда татар мәдәнияте атналыгы тәмамланды һәм эстафетаны чуваш якташларыбыз кабул итте. Бу көнне мәдәният йортының йолалар залына керүчеләр гаҗәпләнү хисен яшерә алмадылар: биредә мондый күргәзмәнең булганы юк иде.
-
Чирмешән районында март аеда өч бала туган
Район ЗАГС бүлеге март аенда яңа туган өч сабыйга туу турында таныклык тутырган.
-
Быел Чирмешән районы юлларында салмыш шоферлар күбәйгән
Апрель аеның тәүге атнасында полиция хезмәткәрләре автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән тагын ике кешене ачыклаганнар.
-
Финик җимеше яман шеш килеп чыгу ихтималын киметә, иммунитетны ныгыта
Рамазан аенда өстәлебездән хөрмә (финик) җимеше өзелми. Ул яман шеш килеп чыгу ихтималын киметә, иммунитетны ныгыта. Монан тыш финик А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнар, минералларга, тешләрне кариестан саклаучы фторга да бай.
-
Чирмешәндә үзсалым акчаларын җыясы да җыясы
Райондагы 18 авыл җирлегенең бары икесендә генә үзара салым акчалары тулысынча җыелып бетмәгән.
-
Атна ахырында Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә
Атна ахырында Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 15 градуска кадәр күтәрелсә, төнге сәгатьләрдә -7 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
-
“Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга!”
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Көннәрнең олугы – җомга көне, ул ике гает, Гарәфә, Гашурә көннәреннән дә олуграк. Кичәләрнең олугы – Кадер кичәсе, айларның олугысы – изге рамазан ае”.