Чирмешән районында иҗтимагый советның яңа составы расланды
Безнең районда

Чирмешән районында иҗтимагый советның яңа составы расланды

Район хакимияте бинасында яңа составтагы иҗтимагый советның беренче утырышы узды.

Нигезләмә нигезендә советка 15 кеше: укытучылар, яшьләр һәм ветераннар оешмалары, инвалидлар җәмгыяте, дин һәм район газетасы редакциясе вәкилләре керде.

Әлеге оешманың төп максаты - халык өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү, хакимият органнары һәм җәмгыять арасында нәтиҗәле сөйләшү алып барырга ярдәм итү, гражданлык җәмгыятен үстерү.

Тәүге киңәшмәдә оештыру мәсьәләләре каралды, иң мөһиме - советның яңа рәисе сайланды. Рәис итеп җаваплы урыннарда эшләгән һәм райондагы эшнең торышын яхшы белгән, ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина сайланды.

 


Нет комментариев