Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучыларын спорт түгәрәкләренә мәктәп автобусларында йөртәләр

Февраль аеннан авыл мәктәпләрендә укучыларга да үзләрен кызыксындырган төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү мөмкинлеге тудырылды. Район мәгариф бүлеге һәм мәктәпләр аларны, билгеләнгән көннәрдә, район үзәгенә алып килүне оештыра.

Фигуралы шуу секциясенә 93 бала йөри, алар белән Дмитровград шәһәреннән килгән тренер шөгыльләнә.

-Тренер бездә ял көннәрендә эшли. Боз сарае шугалагының буш вакытын сайлап, укучыларга килү өчен атна саен график төзибез. Балалар бик теләп шөгыльләнә, – диде район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Ульяновка, Иске Котыш, Ивашкино, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Туймәт, Лагерка мәктәпләре укучылары бу көнне көтеп алалар.

Югары Кармалка, Туймәт, Кара Чишмә, Әмир мәктәпләреннән 21 укучы тхэквондо түгәрәгенә йөри. Аларны мәктәп автобуслары һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә универсаль спорт залына алып килә. Хоккей белән кызыксынучылар да аз түгел. Ивашкино, Әккәрәй һәм Иске Элмәле укучылары спортның бу төре белән бик теләп шөгыльләнәләр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне боз өстендә алка куалар. Шешминка мәктәбеннән җиде укучы бокс түгәрәген сайлаган, алар да атнага ике көн, универсаль спорт залында узучы түгәрәккә киләләр. Ә Кармыш мәктәбе укучыларына рәхәтләнеп туп сугу мөмкинлеге тудырылган, тугыз укучы атнага ике көн волейбол уйнарга өйрәнә. Укучыларны укытучылары озатып йөри.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев