Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрендә укучылар саны 110га кимрәк булачак

Быелгы уку елында район мәктәпләрендә 1705 укучы белем алырга тиеш, бу былтыргыдан 110га кимрәк. Узган атнада үткән район Советы утырышында депутатларга уку елына әзерлек хакында да сөйләделәр.

Утырышта чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова сүзләренчә, районда беренче сыйныфка 124 бала килүе көтелә, былтыр 129 булган. Кызганыч, авылларыбызда балалар саны арта бармый. Әнә Яңа Элмәле авылында балалар булмау сәбәпле мәктәпкәчә төркем эшчәнлеген туктатырга туры килгән. Югыйсә, районыбыздагы тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә эш шартлары, биналар торышына тел шартлатырлык.

-Әйтик, быелгы уку елында Иске Кади мәктәбе укучылары өчен 3 миллион сумга якын бәягә азык-төлек блогы ремонтланды. 1 нче Чирмешән мәктәбендә 7,5 миллион сумга спорт залы төзекләндерелде, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Районның балалар бакчаларында 463 сабый тәрбияләнә. Аларның педагоглары, мәктәп укытучылары да үз учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча байтак эш башкарганнар.

Район Советы депутатлары мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методика эшләре буенча урынбасары Светлана Севастьянова чыгышан да тыңлады. Чыгыш мәктәп укучыларының чыгарылыш имтиханнарына кагылышлы иде. Район мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча, былтыргы белән чагыштырганда, математика (база дәрәжәсендә), химия, информатика, биология, җәмгыять белеме, инглиз теле фәннәреннән Татарстан буенча уртача баллардан районда күрсәткечләр югарырак. Ә рус теленнән, математикадан (профиль дәрәҗәсе), рус әдәбиятыннан, тарихтан, физикадан, ни кызганыч, 2024 белән чагыштырганда, уртача баллар түбәнрәк.

2024-2025 уку елында 18 чыгарылыш сыйныф укучы “Укудан аерым уңышлар” медале белән бүләкләнде. Укудагы уңышлары өчен байтак укучыбыз - район җитәкчесе тарафыннан бирелгән акчалата бүләк иясе.

Депутатлар әлеге чыгышлардан соң мәгарифтәге уңышларын үстерүгә йөз тоткан, аны тормышка ашыру пунктларын үз эченә алган карарлар кабул иттеләр.

Район Советы депутатлары, болардан кала, район бюджетының керем һәм чыгым өлешләрен арттыру хакында һәм башка кайбер мәсьәләләр уңаеннан карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев