Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы: май бәйрәмнәре бәла-казасыз үтсен

Алда халкыбызны озын яллар, май бәйрәмнәре көтә. Алар имин, бәла-казасыз үтсен өчен саклык чаралары күрү зарур.

Хәтта һәйкәлләрне, зиратларыбызна да саклыйсы: соңгы елларда кайбер төбәкләрдә аларны мәсхәрәләү очраклары да булгалаган. Район башлыгы Рамил Айбатов рәислегендә үткән террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында шул хакта да сүз булды.

–Безнең мәгълүматлар буенча, районда 61 каберлек исәпләнә, аларның 51е эшли торган, 10сы ябык. 18 авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ясалган 31 хәтер объекты бар. Бөек Җиңүңең 81 еллыгын каршылаган көннәрдә аларны вандаллар һөҗүмнәреннән саклау таләп ителә, – диде утырышта Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Илнар Җиһаншин.

Шунысын әйтик, 1 майдан 12 майга кадәр районның полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Торак пунктларда халык иминлеген тәэмин итү максатында өстәмә оператив-профилактик рейдлар үткәрү планлаштырыла.

–9 Май уңаеннан бәйрәм чаралары узачак мәйданнар, территорияләр шартлаткыч матдәләр уңаеннан тикшереләчәк. Кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнә. Әлбәттә инде, бәйрәм көннәрендә юлларда автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклау юнәлешендә эшне көчәйтәбез, – диде Илнар Җиһаншин.

Хокук сакчылары халыкны да уяу булырга өнди. Чит-ят, шикле кешеләр хакында полиция хезмәткәрләренә, җирле хакимияткә хәбәр итү сорала. Район
прокуроры Илдар Солтанов әлеге уңайдан авыллардагы ташландык биналарга, буш йортларга игътибарны арттырырга кушты.
 Янгын сагында торучылар исә бәйрәмнәрдә ут бәла-казаларыннан саклану хакында искәртә.

–25 апрельдән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим эшли. Бу чорда учак ягарга, коры үлән, чүп-чар яндырырга ярамый, – диде райондагы янгын-коткару хезмәте җитәкчелеге вәкиле Владимир Кожеманов.

Террорчылык һәм экстремистик оешмалар заманча технологияләр, интернет кулланып, кесә телефоннары аша яшьләрне, балаларны начар 
юлларга тартмасын. Әлеге уңайдан ата-аналар да балаларын күз уңыннан ычкындырмасын иде. Җыенда бу хакта да кат-кат аңлаттылар.
Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, һәрбер оешмада иминлек таләпләрен онытмау, аларны үтәү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев