Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы егетләре хәрби хезмәткә әзер

Быел, башка еллардан аерылмалы буларак, көзге чакырылыш бер айга соңрак – 1 ноябрьдә башлана. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына безнең районнан 27 солдат озату планы билгеләнгән. Булачак солдатларның беренче төркеме 9 ноябрьдә юлга кузгалачак.

Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы егетләрне район мәдәният йортына дәшеп, матур гадәт буенча, бәйрәм оештырдылар. Чарада мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары һәм район җитәкчелеге дә катнашты.

-Армиядә хезмәт итү, Ватанны саклау буенча өстәмә һөнәр өйрәнү – һәр ир-егетнең изге бурычы, – диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илфат Шәйдуллин. – Лаеклы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез.

Хәрби хезмәткә бу көздә чакырылучы егетләрнең барысы да бәйрәмдә катнаша алмасалар да, алар ил алдындыгы хәрби бурычларын үтәргә әзер.

-Безнең нәселдә барлык ир-атлар да армиядә хезмәт иткән, мин дә үз бурычымны үтәргә телим, – диде Ульяновка егете Данил Иванов. – Хәрби хезмәттән курыкмыйм, ә менә әти-әниләр борчылалар.

Шул ук Ульяновка авылыннан, Чирмешән аграр техникумында автомеханик белгечлеге үзләштергән Артем Антонов та: “Нинди гаскәрләргә җибәрсәләр мин шунда хезмәт итәргә әзер,” – ди.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Сергей Иванов булачак ил сакчыларына хәерле юл теләделәр.

Чарада булачак солдатлар хөрмәтенә изге теләкләр күп яңгырады, район үзешчәннәре аларга иң матур җырларын бүләк иттеләр.

 

Кадрия Гамирова видеосы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев