Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы 14 якташыбызга «Безнең Чирмешән» газетасына подписка бүләк итте

Район җитәкчесе Рамил Айбатов Өлкәннәр көне алдыннан ундүрт райондашыбызны 2025 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырды.

Әлеге бүләкне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан тәм-томлы күчтәнәчләрне Рамил Тәлгать улы райондагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншинага үзе барып тапшырды.

-Сугышта тынычлык яулаган, аннан соң илне торгызуга, халык хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегез өчен сезнең буынга бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы, фронтовикны котлап.

18 яшендә сугышка китеп, Дан ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән 98 яшьлек бабай зиһенле, дөнья хәлләреннән хәбәрдар. Район яңалыкларын да “Безнең Чирмешән”нән укып бара икән. Аңа быелның декабрь аенда – 99, 2025 елда 100 яшь тулачак. Сау-сәламәт кенә булсын.

Рамил Айбатов киләсе елда 95 яшь тулачак 12 якташыбызга, 100 яшь тулачак 2 әби-бабайга “Безнең Чирмешән”гә подписка бүләк итте. Урманасты Үтәмештән Хәтирә Газизова, Утыз Имәннән Әминә Гафиятуллинага, Кара Чишмәдән Әкълимә Гомәровага, Бәркәтәдән Мөхтәрәмә Закировага, Түбән Чегодайдан Гариф Ибраһимовка, Югары Чегодайдан Зөләйха Кәримовага, Иске Элмәледән Антонида Кузнецовага, Кызыл Ярдан Аста Могыйновага, Түбән Чегодайдан Әминә Мөхәммәтшинага, Ульяновкадан Зинаида Никитинага, Бәркәтәдән Габдрахман Фәсхетдиновка, Иске Кадидан Саҗидә Фәхретдиновага, Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншинга, Бәркәтәдән Рәхимә Шәфыйковага киләсе елда район башлыгы бүләге –  “Безнең Чирмешән” газетасы киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев