Әлеге корылма Совет урамын төзекләндерү программасы кысаларында ясалган.
Пергола дип аталучы шушы, бездә куелган кече архитектура формасының озынлыгы 30 метрга якын, иңе 4,3 метр.

Пергола – бакча-парк сәнгатендә – эссе кояштан саклану өчен түбә, ул кабатланучы, бергә тоташкан бүлекләрдән тора.

7 аралыктагы торган 3 метр биеклектәге бу тимер конструкциянең киләчәктә түбәсен йомшак черепица белән капларга ниятлиләр. Балкалары агач белән тышланачак.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Нет комментариев