Чирмешән лицее һәм Күтәмә мәктәбе “Татнефть” җәмгыятенең грантлар бәйгесендә җиңү яулаганнар.
Чирмешән лицее откан 6 миллион сумнан күбрәк акчаны физика кабинетын төзекләндерүгә һәм җиһазлауга тотачаклар. Күтәмә мәктәбендә грант акчаларын, биредә ул 1 миллион 669 мең сум тәшкил итә, физика һәм химия кабинетлары өчен җиһазлар алырга планлаштыралар.
Нет комментариев