Чирмешән кадетлары һәм лицейлылар “Аҗаган 2.0” бәйгесенең зона этабында катнашачак
Безнең районда

Чирмешән кадетлары һәм лицейлылар “Аҗаган 2.0” бәйгесенең зона этабында катнашачак

“Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик бәйгесенең муниципаль этабында районыбыз мәктәпләреннән 17 отряд көч сынашты.

Беренчеләр хәрәкәтенең җирле бүлеге Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында оештырган бу уенда укучылар автомат сүтеп җыюда, спорт эстафетасы, строй белән йөрүдә, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә сыналдылар. Нәтиҗәдә, кече төркемнәр арасында Чирмешән лицее отряды җиңү яулады, кадет мәктәп-интернаты укучылары урта һәм өлкән төркемнәрдә дә остарак булып чыкты. Әлеге өч отряд көрәшне бәйгенең Казанда узачак зона этабында дәвам итәчәк.


Нет комментариев