Чирмешән юлларындагы чокыр-чакырларны ямауга март уртасында керештеләр
Чирмешән юлчылары әүвәл әлеге эшне район үзәген әйләнеп уза торган юлдан башлады.
Аннан соң алар күрше Лениногорск районы, Урманасты Үтәмеш авылы яныннан тотынып, Чирмешән арасындагы юлларны рәтләделәр. Кыштан соң Әмир, Лашман авыллары тирәсеннән “Күтәмә борылышы” уңаенда да олы юлның да ярыйсы ук таушалган урыннары бар иде, ул участок та шактый тигезләнеп калды.
- Район юлларындагы чокыр-чакырларны тигезләү өчен кайнар асфальт җитештерә торган үзебезнең заводны 12 мартта эшләтеп җибәрдек. Башка юлларны да шушы рәвешле ремонтлап чыгарга материалларыбыз бар, - диде “Татавтодор” җәмгыяте Аксубай филиалының Чирмешәндәге юллар ремонтлау һәм төзү идарәсе начальнигы Исхак Әбүнәгыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев