Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары быелга планлаган эшләрен төгәлләп килә

“Татавтодор” җәмгыятенең район участогы быелга планлаган эшләренең 92 процентын үтәгән.

Юлчылар 319 миллион 100 мең сумлык ремонт эшләре башкарган. Алар юллар ремонтын октябрь ахырына төгәлләргә планлыйлар.

-Түбән Кәминкә авылы һәм “Кояшлы” ял лагере юлларының кырыйларын ясыйсы һәм юл билгеләре урнаштырасы калды.  Трассадан Утыз Имән авылына керүче юл датиздән ачылачак, монда яңа ясалган күпер өслегенә асфальт түшисе генә калды, – диде юл участогы начальнигы Наил Котбиев.

Җәмгыять эшчеләре Кузай – Нурлат – Чирмешән юлында былтыр башлаган эшләрен тәмамлаганнар, биредә алты километрдан артыграк юл шомартылган. Акъяр – Чирмешән – Шентала трассасында да 800 метр арага ремонт ясаганнар. Түбән Кәминкә авылына илтүче юлның өч километрга якыне асфальт белән тигезләнде, “Кояшлы” ял лагерена да яхшы юлдан җилдереп була, юлчылар анда 2 километр 65 метр араны шомарттылар. Чирмешәннең Техническая урамында: физкультура-сәламәтләндерү комплексыннан Боз сараена кадәр аралыктагы юл да шәп хәзер. Район үзәгендәге байтак кына оешма территорияләренә керү юлларын да шомартып куйганнар юлчылар.

Быел Казанка, Иске Элмәле, Мордва Афонькәсе, Чирмешән авылларында барлыгы 2 километрдан артыграк арага вак таш түшәп юл салганнар.

-Юллар ремонты белән кышкы сезонга әзерлек эшләрен дә алып бардык, – диде Наил Мингалим улы. – Сезонга җитәрлек күләмдә – 9983 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйдык. 2 мең тонна ком һәм 350 тонна тоз запасыбыз да бар. Кар чистарта һәм катнашма сибә торган махсус машиналар да төзек.

 

Кадыйр Гомәров фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев