Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумы 46 яңа белгеч чыгарды

Чирмешән аграр техникумында 46 студентка һөнәри белем турында дипломнар тапшырдылар.

 

Чыгарылыш студентларының бу шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Рамил Айбатов та килде. Ул егетләрне һәм кызларны тәбрикләп, алган белемнәренең тормышта файда китерүен, ә иң мөһиме - Ватаныбызга тугры хезмәт итүләрен теләде.

Техникум быел төрле һөнәрләр буенча белгечләр әзерләде. Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеген  16 егет алды. Автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастеры һөнәрен 10 студент үзләштергән. Ә пешекче-кондитер белгечлегенә 7 кыз ия. Аерым игътибарга лаек коррекция төркемендә пешекче һөнәре буенча 13 егет һәм кыз белем алган. Бу - техникум тарихында мондый төркемнең иң зурысы. Алар өчен дә бу көн икеләтә мөһим: алар һөнәр турындагы беренче документларын район башлыгы Рамил Айбатов һәм техникум директоры Николай Островский кулыннан тантаналы шартларда алдылар.

Залда чыгарылыш студентларын тәбрикләүчеләр күп иде: район оешмалары җитәкчеләре, остазлар, әти-әниләр, туганнар. Шушы мизгелнең иң тәэсирлесенең берсе - әти-әниләрнең сөенече иде. Кызы Азалия Закированың пешекче-кондитер дипломын алуы хакында аның әнисе Римма бик дулкынланып сөйләде.

- Без кызыбызның бу шатлыгын уртаклашырга Тәслимә әбисе белән килдек. Азалиянең ерак шәһәрләргә китеп укымавы үзе өчен дә, безнең өчен дә уңайлы булды. Киләчәктә ул эшкә урнашырга һәм югары белем алырга планлый. Бүгенге көн - бары башлангыч кына.

Кулларына диплом алган егетләр дә киләчәккә максатлар куеп алга атлый. Чирмешәннән Максим Арзамасов - хәзер инде дипломлы автомеханик. Ул белемен дәвам итәргә ниятли, чөнки замана техникасы тиз үзгәрә, ә чын оста һәрвакыт үсештә булырга тиеш.

Ә Түбән Чегодай авылыннан Рәдис Хәмидуллин хәрби офицер булмакчы.

-Укуымны Танк хәрби училищесында дәвам итәргә планлыйм. Үз алдыма шундый максат куйдым. Чирмешәндә алган һөнәр дә артык булмас, - диде ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев