Чирмешәннән Алина Дмитриева "Автоледи-2021" республика бәйгесендә катнашачак
Безнең районда

Чирмешәннән Алина Дмитриева "Автоледи-2021" республика бәйгесендә катнашачак

Якташыбыз хатын-кыз автомобильчеләр арасында Чистай шәһәрендә узган "Автоледи-2021"  машина йөртү осталыгы бәйгесенең зона этабында өченче урын яулады.

Анда республиканың 8 районыннан вәкилләр катнашкан. Муниципаль этапларда җиңгән бу гүзәл затлар Казанда узачак республика этабында районнарны тәкъдим итү хокукы өчен көрәшкәннәр.

Зона этабы нәтиҗәләре буенча беренче урынны - Нурлат районы, икенче урынны Чистай районы вәкилләре алды, Чирмешәннән  Алина Дмитриева өченче урында. Шулай итеп, полиция хезмәткәре булып эшләүче якташыбыз көрәшне республика күләмендәге ярышта дәвам итәчәк.

 


Нет комментариев