Чирмешәннең “Кояшлы” ял лагере икенче сменаны каршы алырга әзерләнә
7 нче июльдә бирегә тагын 50ләп бала 21 көн дәвамында ял итеп сәламәтлекләрен ныгытырга киләчәк.
- Беренче сменада бездә 6-14 яшьлек 51 бала ял итте. Аларны яшь аермалыклары буенча 4 отрядка бүлдек, - ди өлкән әйдаман Римма Гудадзе. – Малайларның, кызларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч итү өчен, Россия халыклары мәдәнияте һәм цифрлаштыру еллары белән бәйләп, төрле викториналар, бәйгеләр, квестлар, спорт ярышлары оештырдык. Бассейнга, Елховойның музеена, Әлмәткә аттракционнар паркына сәяхәт ясадык.
Лагерьда балаларны биш тапкыр ашату каралган. Ял вакытында хезмәт тәрбиясе дә бар. Әйтик, алар көн саен иртән үз отрядларының территорияләрен җыештырырга чыгалар.
- Көн дәвамында төрле күңел ачу чаралары оештырып, кичке аштан соң дискотекалар һәм кино карарга җыелабыз, - ди Римма Николаевна. – Балаларга кесә телефоннарын кич белән бары бер генә сәгатькә таратабыз. Алар күбрәк үзара аралашсыннар, уйнасыннар дип тырышабыз.
“Кояшлы” ял лагеренда беренче һәм икенче сменалар 21әр көн дәвам итә, өченчесендә - 18 көн, дүртенчесендә балалар 7 көн ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев