Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннең балалар ял лагеренда “янгын” сүндерделәр

Легенда буенча, ут электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан аш-су бүлмәсендә чыккан. Янгынның чардакка күчеп, түбәгә таралу куркынычы туа.

Район үзәгендәге “Кояшлы” балалар ял лагеренда узган әлеге өйрәнүләр вакытында шартлы ут чыганагын иң беренче лагерь директоры күреп ала. Ул янгын сүндерүчеләрне чакыра һәм персонал балаларны “куркыныч урыннан” эвакуацияли.

-Эвакуация вакытында, янгын сүндерүчеләр килеп, утны сүндерергә керештеләр. “Зыян күрүчеләргә” медицина ярдәме күрсәтелде. Өйрәнүләрдә беренчел янгын сүндерү чаралары - огнетушительләр белән эшли белү күнекмәләре дә тикшерелде һәм ут сүндерелде, - диде районның янгын күзәтчелеге хезмәте өлкән инспекторы Надежда Костина.

Надежда Костина фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев