Чирмешәнлеләр Миңнехановны һәм Морозовны яклап тавыш бирделәр
Рөстәм Миңнеханов тагын 5 елга Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланды. Райондашларыбызның 97,13 проценты, 13 мең 730 сайлаучы аны яклап тавыш биргән ( республикада 83,4 процент).
Президент сайлауларда районда исемлеккә кертелгәннәрнең 98,11 проценты, 14 мең 135 кеше тавыш биргән.
Россия Дәүләт Думасына 28 нче санлы бер мандатлы Түбән Кама сайлау округы буенча сайлауларда Олег Морозов иң күп тавыш җыйган, безнең районда әлеге депутатлыкка кандидатны сайлаучыларның 87,65 проценты, 12 мең 373 кеше яклаган (республикада 73 процент). Районда РФ Дәүләт Думасына депутат сайлауларда исемлеккә кертелгәннәрнең 98,12 проценты катнашкан.
Районда исемлеккә кертелгәннәрнең күпчелеге – 9121 сайлаучы (63,2 процент) 11, 12 сентябрьдә үк тавыш бирде.
Санитар хәл, коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, участокларда иминлек чаралары да күрелде – сайлаучыларның тән температурасын үлчәделәр, антисептик сиптерделәр, кирәксенүчеләргә битлек, авторучка, пирчәткәләр дә бирделәр.
-Районда сайлаулар тыныч, тәртипле узды, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.
Сүз уңаеннан, 13 сентябрьдә муниципаль органнарга депутатлар да сайланды.
Югары Чегодайдан 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, 18 яшеннән ил азатлыгын яклап көрәшкән Габделхак Җиһаншин сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде.
-Илләр тыныч булсын, Президент, депутатлар яшьләргә эш урыннары булдыру, авылның киләчәге турында ныграк кайгыртсыннар иде, - ди Дан ордены, медальләр белән бүләкләнгән якташыбыз.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев