Чирмешәндә бер хатын-кыз яңа туган баласын кибет янында ташлап калдырган.
Пакетка салынган, 2-3 сәгать элек туган малайны кибет хуҗасы күреп ала һәм полициягә хәбәр итә. Бүген бу бала исән-сау, Әлмәттә, медицина учреждениесендә. Моңа кадәр ике баласы булган 36 яшьлек әни кешене сак астына алганнар. Әлеге хәлне, җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Кадыйр Гомәров фотосы
Нет комментариев