Чирмешәннең Амур ягында республика программасы нигезендә 3200 метр арада яңа су линиясе төзелгән.
Биредә яңа йортлар төзелә, шуңа да яңа су линиясе кирәк иде, диделәр “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыятендә.

-Район үзәгендә су линиясе “Чиста су” республика программасы нигезендә яңартыла, - ди “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыяте баш инженеры Михаил Арютин. – Шушы көннәрдә Казаннан килгән осталар Шешминская урамында эшлиләр, биредә искергән торбаларны яңарталар, бу тирәдә 800 метр чамасы арада эш башкарылачак.

Сүз уңаеннан, Чирмешәннең көньяк микрорайонында ( Амур ягы) 4 километр чамасы аралыкта яңа канализация челтәрләре ясалган, кайбер яңа йортлар аңа тоташкан да, бу эшне киләсе елда дәвам итәргә планлаштыралар.
фото: архив
Нет комментариев