Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә район башлыгы сугыш ветераннарына юбилей медальләре тапшырды

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына, өйләренә барып, “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләрен тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахинга 1 мартта 95 яшь тулачак. Район башлыгы, ветеранга батырлык, илебез иминлеге өчен фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, туган көне белән котлады, бүләкләр бирде.

Ветеран бүген  авырып тора. Урын өстендә ятуына карамастан, Александр Васильевич килгән кунакларны сәламләргә көч тапты.  

Ул фронтка 18 яшендә, 1943нче елны китә. Башта аны Горький өлкәсендә полк артиллерия мәктәбенә озаталар. Биш айдан соң курсантларны Курск-Орел дугасына җибәрәләр, монда аңа  аяусыз бәрелешләрдә катнашырга туры килгән. Киевны азат иткәндә якташыбыз авыр яралана. Госпитальдән соң Чупахинны өенә җибәрәләр. Александр Васильевич сугыштан соң 43 ел бухгалтер булып эшли.

92 яшьлек Александр Белоногов кунакларны аягүрә каршы алды. Ул тумышы белән Акташ районыннан. 17 яше тулу белән, 1944 елда армия сафларына алына. Яшь егетләрне Ерак Көнчыгышка, Кореяга озатканнар. 1945 елга кадәр шунда хезмәт итә Белоногов. Япония белән сугыш тәмамлангач, Владивостокта, соңрак Сахалинда була, барлыгы алты ел да алты ай солдат формасы кия. Пенсиягә чыкканчы райсоюзда машина йөртүче булып эшли, соңрак нефтьчеләрдә каравылда тора.

Югары Чегодай авылында яшәүче Габделхак Жиһаншин 1943нче елда армиягә алынган, элемтәче булган. Аңа Карелия фронтында, Эстония, Литва территориясендәге бәрелешләрдә катнашырга туры килә. Ул Дан ордены һәм «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре кавалеры. Бүген аның бүләкләре тагын бергә артты, юбилей медале өстелде.

- Сез фронтта батырлык һәм уяулык күрсәттегез, илне сугыш җимерекләреннән торгызган елларда сокланырлык хезмәт юлы уздыгыз. Без Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез, сугышның тере шаһитлары белән аралаша алуыбыз белән горурланабыз, – диде район башлыгы ветеранны котлап.

Лашманнан Габдулла Мөхәммәтшин –Александр Чупахинның яшьтәше, 1925нче елгы, аларның хәтта туган көннәре дә бер айга - мартка туры килә. Габдулла абый 17 яшендә үк фронтка китә. Брянск, Орел, Смоленск өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссия-дә барган сугышларның берсендә каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Аны 1945нче елның май аенда совет гаскәрләре азат итә. 1950нче елны туган ягына кайта һәм гомере буе “Сельхозтехника” оешмасында эшли.

- Якын көннәрдә миңа 95 яшь тулачак, - ди ветеран. – Әле, Аллага шөкер, аякта йөреп торам. Ходай бирсә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да билгеләрбез.

Керкәледә яшәүче Рәүф Билаловны армиягә 1944нче елны алалар. Ул 1951нче елга кадәр Литва республикасында укчы полк составында хезмәт итә.

Әккәрәйдә туып үскән Павел Борисов та хәрби хезмәткә 1944нче елның декабрендә алына. Яшь солдатларны Балтыйк буе фронтына җибәрәләр. Павел Николаевич Җиңү көнен Кенигсбергта, Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Гомере буе колхозда хезмәт куя. Ул Ленин ордены белән бүләкләнгән.

- Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлек медальләре сугыш ветераннарына һәм тылда тырыш хезмәт куйган якташларыбызга, барлыгы 257 кешегә, тапшырылачак, - ди районның хәрби комиссары Дмитрий Палаткин.

фото: автор

Чирмешән районында сугыш ветераннарын юбилей медале белән бүләкләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X