Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә олыларны вакцина ясатырга машина белән алып баралар

Районның «Мәрхәмәтле йөрәк» хезмәте коронавирустан вакцина  ясатырга теләгән 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләрне вакцинацияләү пунктларына автомашина белән алып баруны һәм кайтарып куюны оештырган.

Әүвәл медицина учреждениеләре белгечләре ерак торак пунктларда яшәүче өлкән буын халыкны вакцинацияләү өчен исемлек төзи. Әлеге мәгълүмат  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре тарафыннан эшкәртелә. Кичектергесез бу социаль хезмәт бушлай.

Коронавируска каршы укол кадатырга теләгән өлкәннәргә моның өчен авыл фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итәргә яки комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гариза калдырырга кирәк.

Сораулар булса, районның “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенә 8(84396) 2-28-30 телефоны буенча мөрәҗәгать итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев