Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә матур сөйләргә, зәвыклы итеп киенергә өйрәттеләр

Диләрә ханым ир белән хатын арасында аралашу турында сөйләде.

 

-Бер-береңә карата, беренче чиратта, хөрмәт булырга тиеш. Шулай ук үз белемеңне арттыру да мөһим. Үз арагыздагы мөнәсәбәтләр өстендә һәрвакыт эшләркә кирәк, - диде ул.

Чарага төрле яшьтәге ханымнар һәм кызлар җыелган. Мастер-класслар барышында алар игътибарына макияж ясау техникасы, татар хатын-кызлары өчен мода, массаж серләре, кагыт ясау ысуллары, хәтта матур итеп бию элементлары да күрсәтелде.

-Татар телендә сузык авазларны дөрес итеп әйтүгә игътибар итегез әле, көндәлек тормышта без кыскартып, авазларны йотып сөйләргә күнеккән. Тулы, дөрес сөйләм тыңлаганда да матур, өстәвенә бит мускуллары өчен дә бик файдалы, җыерчыкларга каршы көрәшергә ярдәм итә, - диде “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Харисова.

Җыелган кунакларның күбесе бер-берсенә яхшы таныш. Җылы, күңелле атмосферада читләр дә бик дустанә аралашып утырды.

-Диләрә ханым оештырган кичәләрдә еш булам. Андый чараларда күңелең белән рәхәтләнеп ял итәсең, үзеңә рухи көч аласың, канатланып кайтасың, - ди   Зөлфия Назырова. - Мин үзем дә мода күрсәтү өлешендә катнаштым, үземне яңа кыяфәттә күрдем.

Моңлы җырлар, кызыклы уеннар белән үрелеп барган кичәдән гүзәл затлар күтәренке кәеф һәм чәчәк бәйләмнәре белән таралышты.

фото: автор

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев