Чирмешәндә машина йөртүче елгага төшеп китеп һәлак булган
Бу хәл 3 июль көнне Казанка авылыннан ерак түгел урында булган.
“Лада Гранта” автомобилен йөртүче, Лашман авылында туган 1978 елгы ир-ат, юл хәрәкәтендә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне дөрес сайламый һәм машинасы белән Чирмешән елгасына төшеп китеп, кабинадан чыга алмыйча, шунда ук һәлак була. Бу хакта районның ЮХИДИ
бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.
Моңа кадәр, күптән түгел, Күтәмәдә бер бала суда батып үлгән иде.
Сулыклар янында сак булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев