Район үзәк больницасы поликлиникасында сентябрьдән башлап 65 яшьлек һәм өлкәнрәк пациентларны аерым кабинетта кабул итә башладылар.
“Демография” милли проекты кысаларында ачылган бу кабинетта врач-гериатр кабул итә. Поликлиниканың беренче катында урнашкан әлеге кабинетка көнгә 1-2 кеше мөрәҗәгать итә, - ди район үзәк больницасының медицина профилактикасы врачы Зилә Минеголова. - Илдәге вәзгыять белән бәйле, кабул итүгә килүчеләр күп түгел.
Гериатр - олы яшьтәге авыруларны дәвалау һәм профилактикалау буенча белгеч.
Аның максаты - өлкән кешенең мөстәкыйльлеген, көнкүреш ихтыяҗларын үзе башкаруны, мөстәкыйль хәрәкәт итүне, тирәлектә һәм вакытта ориентлашуны, киртәләрсез аралашу һәм әйләнә-тирәдәге хәлләрне контрольдә тотуны тәэмин итү.
фото: архив
Нет комментариев