Чирмешәндә коронавируска каршы вакцина бар
Безнең районда

Чирмешәндә коронавируска каршы вакцина бар

Быел безнең районда больницадан тыш пневмония белән авыруның 260 очрагы ачыкланган.

Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, 19 якташыбызга “COVID-19” диагнозы куелган.

Әлмәт үзәк больницасына бездән быел 79 авыру стационар дәвалануга күчерелгән, кызганыч, 6 чирмешәнле вафат булган.

Чирмешән үзәк больницасы баш врачы Лилия Мортазина әйтүенчә, районга коронавируска каршы 5845 комплект вакцина кайткан, 5496 кеше прививка ясаткан.

-Больницада вакцина җитәрлек күләмдә. COVID-19дан прививканы район хастаханәсендә генә түгел, авыл фельдшер-акушерлык пунктларында да ясатып була, - диде Лилия Шамил кызы.

фото: автор 


Нет комментариев