Бер атна эчендә 32 райондашыбызга “больницадан тыш пневмония” диагнозы куелган, ел башыннан шундый 668 очрак теркәлгән. Бу турыда район үзәк больницасыннан хәбәр иттеләр.
Агымдагы елда 42 якташыбыз “COVID-19” йоктырган. 224 авыру Әлмәт үзәк больницасына стационар дәвалануга күчерелгән, соңгы атна дәвамында анда тагын алты кешене илткәннәр.
Районга коронавируска каршы 12265 комплект вакцина кайткан, 11618 кеше прививка ясаткан.
2 декабрь көнне Татарстанда коронавирус 236 кешегә йоккан. Ел башыннан республикада 38524 COVID-19 очрагы теркәлгән. 2 053 827 кеше прививка ясаткан.
фото: архив
Нет комментариев