Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитетының утырышы узды

Чирмешәндә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча район оештыру комитеты утырышы узды.

“Сугыш ветераннары, хезмәт ветераннары һәм сугыш чоры балалары игътибар үзәгендә булырга тиеш, - диде Чирмешәнгә эш визиты белән килгән һәм комиссия утырышында катнашкан Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова. - Ветераннарның бер гозерен дә игътибарсыз калдырмаска, һәр мөрәҗәгатьне тикшереп, җаваплы оешмаларның  тиешле чаралар күрүе зару”.

Депутат гражданнарны да кабул итте, район үзәгендә яшәүче сугыш ветераны Александр Чупахинның өендә булып, хәлен белеп чыкты.

Людмила Николаевна әйтүенчә, республикада "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медален тапшыру акциясе бара. “Бу эшкә җаваплы караш булырга тиеш,”- дип ассызыклады Рыбакова.

Бүген районда 6 сугыш ветераны, 63 сугыш ветеранының тол хатыны, 178 тыл хезмәтчәне яши. Араларында ярдәмгә мохтаҗлары да бар.

“Шушы көннәрдә район башлыгы сугыш ветераннарының өйләренә барып, юбилей медальләрен тапшырды. Гомумән, бүген районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршы алу буенча бик күп чаралар оештырыла. Авылларда һәм район үзәгендә оешкан тимурчылар отрядлары өлкәннәргә даими рәвештә ярдәм күрсәтәләр, - ди оештыру комитеты рәисе, район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов. - Сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр территорияләрен мәктәп коллективлары гел чистартып торалар. “Демография” милли проекты кысаларында өлкәннәрне диспансерлаштыру оештырылган. Әлеге дата уңаеннан мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә очрашулар, кичәләр уза. Билгеле, бәйрәмгә әзерлек кысаларында районда эш дәвам итәчәк”.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев