Чирмешәндә балчыктан чүлмәк ясаячаклар
Безнең районда

Чирмешәндә балчыктан чүлмәк ясаячаклар

Район үзәгендәге "Ровесник" (“Яшьтәш”) яшүсмерләр клубы бинасында капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. Объектны ачу август ахырларына билгеләнгән.

 -Элеккеге МСОның административ бинасында урнашачак "Ровесник" клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен түгәрәкләр һәм студияләр эшләячәк. Монда раритет техникалар реставрацияләү остаханәсе, күп функцияле зал, холл-кунакханә, "Салават" сынлы сәнгать студиясе, агач һәм күн эшкәртү студиясе, робототехника түгәрәге, кием-салым, декоратив сәнгать, чигү, веб-дизайн, хәтта чүлмәк ясау һәм керамика студияләре булачак, - ди район башкарма комитетының яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Җәүдәт Мотыйгуллин.

фото: cheremshan.tatarstan.ru


Нет комментариев