Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Чирмешән“ торак милекчеләре ширкәте заказлар да кабул итмәкче

Бүген район үзәгендә күп квартиралы йортларда яшәүчеләрнең торак хезмәтләре өчен 200 мең сум бурычы бар. 2013нче ел дәвамында "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәтенә 1 миллион 769 мең 370 сум 23 тиен акча керергә тиеш булган. -Халыкның бурычы булса да, без капиталь ремонт өчен Казанга, төбәк фондына тиешле 1 миллион 112 мең...

Бүген район үзәгендә күп квартиралы йортларда яшәүчеләрнең торак хезмәтләре өчен 200 мең сум бурычы бар.

2013нче ел дәвамында "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәтенә 1 миллион 769 мең 370 сум 23 тиен акча керергә тиеш булган.
-Халыкның бурычы булса да, без капиталь ремонт өчен Казанга, төбәк фондына тиешле 1 миллион 112 мең 40 сум акча күчерә алдык,- ди әлеге ширкәт идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.
Бурычлылар исемлегендә 90га якын кеше икән. Кайберәүләрнең әҗәте 1 мең сумга да җитмәсә, 50 мең сумга якын бурычлары булганнар да бар. Совет урамындагы тулай торакта яшәгән һәр кеше диярлек бу исемлеккә эләккән.
Идарә рәисе сүзләре буенча, ширкәт исәбенә кергән акчаларның төп өлеше ремонтка тотыла. Әйтик, былтыр Совет, Татарстан, Титов урамнарындагы кайбер йортларда агымдагы ремонт эшләре башкарылган. Бер йортта җилләтү системасын тәртипкә китергәннәр, башкасында түбә ясаганнар, берничә йортта канализациягә кагылышлы проблемаларны хәл иткәннәр. Титов урамындагы 3нче йортта да төзүчеләр эшләгән.
"Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте күп квартиралы 28 йорт әерләштерә.
Дөрес, монда ремонт эшләренә идарә акчасы тотылмаган, район башлыгы Наил Зарипов булышкан, акча биргән.
Агымдагы елның узган ике аенда да ширкәт идарәсе ремонт мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. Совет урамындагы 5нче, 44нче, 45 "а", 55нче, Титов урамындагы 3нче һәм 15нче, Татарстан урамындагы 5нче йортларда төрле эшләр башкарылган.
Идарәгә еш кына электрчы һәм сантехник эзләп тә мөрәҗәгать итәләр икән.
Гомумән, район җитәкчесе идарә эшчәнлеге белән даими кызыксына, проблемаларны хәл итүдә көчен кызганмый.
Әмма аларның андый белгечләрне тотарга мөмкинлекләре юк.
-Бу мәсьәләне хәл итү максатыннан, без, әлегә сынау рәвешендә, "заказлар кабул итү өстәле" оештырмакчы булабыз,- ди Мәсхүт Мәхмүт улы. -Заявкаларны 8-917-277-36-68 һәм 8-927-428-77-00 телефоннары буенча алабыз. Шулай ук электрчыларны һәм сантехникларны хезмәттәшлеккә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X