Чирмешән районының Сосновка авылында спорт заллы мәктәпнең түбәсен ябалар
Сосновкада төзелүче яңа мәктәптә һәр көнне уртача 20 кеше эшли. Осталарның күбесе – әрмән егетләре.
– Тышта да, эчтә дә төзибез, -ди мастер Карен Галстян. -Һава торышы көйле вакытта бина янында юл, тротуарлар ясап каласы иде. Кирәкле плитәләрне бастырдык инде, якын көннәрдә асфальт китерергә тиешләр.
Тышкы яктан бина бик матур – кызыл кирпечне пөхтә, тигез итеп өйгәннәр. Бүген пластик тәрәзәләр куялар, стеналарны штукатурлый башлыйлар. Мәктәпнең төп кабинетлары түбәсенә профнастил-калай ябарга бар да әзер, спорт залы булачак якта бу эш күбрәк көч сорый. Бераз соңрак җылылык, электр челтәрләре сузарга чират җитәчәк. Төзелеш материаллары белән тоткарлык юк, биредә байтак техника да җәлеп ителгән.
-Авылыбызга мондый мәктәп бик кирәк иде, - ди Сосновка башлангыч мәктәбе укытучысы Людмила Прокопьева. -Элеккеге, 50 еллык агач бина нык тузды. Бездә су линиясен дә төзәттеләр, яңа клуб та төзеделәр. Балалар азлыгы гына борчый. Яшьләр авылда калсын өчен аларга торак төзүдә ярдәм кирәк.
– Кечкенә кызыбыз Ульяновкага йөреп укыячак, бишенче класска бара, - ди Людмиланың ире Николай. -Зуррак үсте шул, яңа мәктәпкә барырга бик теләгән иде дә. Өлкәнрәк дүртесе яныбызда түгел инде, икесе һөнәр алалар, икесе Мәскәүдә университет тәмамладылар, шунда эшкә дә калдылар.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев