Чирмешән районының чыгарылыш сыйныф укучыларын балга чакыралар
Безнең районда

Чирмешән районының чыгарылыш сыйныф укучыларын балга чакыралар

28 июньдә район мәдәният йортында чыгарылыш сыйныф укучылары балы узачак.

Тантананың төп кунаклары – 11 сыйныфны тәмамлаган 109 егет һәм кыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 16сы – “Укудагы аерым уңышлары өчен” алтын медаленә кандидатлар. Алар да бу чарада бүләкләнәчәк. Моның өчен, барлык фәннәрдән дә “5”легә укуларына өстәп, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 70 баллдан ким булмаска тиеш.

фото: автор


Нет комментариев