Узган атнада район өстендә берничә көн рәттән котырган кинәт исеп китүчән җилләрнең җомга көнне булганы ныграк “усалланды”. Ул Яңа Элмәле һәм Бәркәтә авылларында түбәләр кубарган, ә Яшәүчедә хәтта су башнясын аударган.
Райондагы янгын-коткару гарнизоны начальнигы Фәрит Яруллин әйтүенчә, 25 апрель көнне төштән соң чыккан көчле җил Яңа Элмәле авылында ике йортның шифер түбәләрен өлешчә алып бәргән. Ә Бәркәтәдә “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятенең эшли торган терлекчелек фермасы бинасының калай белән каплаган түбәсенә зыян килә. Яшәүчедә исә җилнең көче резерв су башнясын аударырга җиткән.

-Болардан тыш, бу көнне кайбер авылларда ут бетте. Электрчылар бу төзексезлекләрне вакытында тиз, оператив төзәттеләр, - диде Фәрит Фәрхать улы.
фото: Фәрит Яруллин
Нет комментариев