Чирмешән районындагы 48 йортка якыннары турында хәбәр кайтты
Бүгенге көнгә, Чирмешән районыннан Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган дип саналган 563 якташыбызның һәлак булган яки җирләнгән урыннары ачыкланган. Шуларның 48сенең туганнары, якыннары табылган. Аларны Билгесез солдат көнендә яшьләрнең ял итү үзәгенә чакырып, хәбәр (извещение) тапшырдылар. Берәүләрнең документын - баласы, икенчеләренекен туганы алса, аның артыннан онык, оныкчыклары килүчеләр дә бар.
Әтисе – Гата Сәгыйров Бәркәтәдән Бөек Ватан сугышына киткәндә бишектә калган кыз – Наилә Мәгъсумова 81 яшендә әтисенең кайчан һәлак булуы һәм кайда җирләнүе турында нәкъ бүген хәбәр алды. Әтисенең йөзен фотодан гына күреп белгән кыз гомере буен аны көтеп, билгесезлектә яшәгән. Бу чарага ул әтисе белән очрашуга килгән кебек җыенган, нык дулкынлана, күз яшьләрен тыя алмады.
Наилә апа әтисенең энесе Ибраһим Сәгыйровның да хәбәрен алып китте.
-Җиңү алып килгән 76нчы яздан соң 48 якташыбыз турындагы хәбәр өйләренә кайтты, - диде яшьләрнең ял итү үзәге сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова. – Әлеге исемлектәге якташларыбызның туганнары, якыннары безгә мөрәҗәгать итә ала. Аларга бик теләп булышабыз, документ бирәбез.
Бу дулкынландыргыч чарага килүчеләрнең күбесе Иске Котыш, Күтәмә, Чирмешән, Лашман, Бәркәтә, Иске Кади авыл җирлекләреннән. Иске Кади җирлегендәге тугыз билгесез солдатның язмышы ачыкланган. Иске Кадидан Шәфыйк Сәгыйдуллин 20 яше дә тулмыйча, 1945 елның августында Кытайның Уссури шәһәрендә һәлак була, ул “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән дә бүләкләнгән. Аның турында соңгы хәбәрне туганының кызына тапшырдылар.
-Бүген мин әнигә ике абыйсының хәбәрен алып кайтам, - диде, яшенә төелеп, Иске Котыштан Михаил Доркаев. – Бер абый – Федор Доркаев - 1924 елда, икенчесе – Константин 1926 елда туганнар. Алар бик яшьли, малай килеш диярлек башларын салганнар.
Күпме гаиләнең хатирәләре яңарды бу көнне, кунакларның күзләрен шатлык һәм кайгы күз яшьләре чылатты. Ничә дистә еллар билгесезлектә яшәгәннәр арасында якыннары каберенә юл алучылар да аз булмас.
-Нигъмәтулла абыйның соңгы хаты Ленинград шәһәреннән килгән иде, шуннан соң башка хәбәр алмадык, - ди Бәркәтә авылыннан Минәхмәт Сибгатуллин. – Сугышка 18 яшендә, 1942 елда киткән иде, 1943 елда Ленинградта һәлак булган. Моны бүген белдек. Әни дә, без дә гомер буе көттек бу хәбәрне.
Сугыш узган җирләрдә әле дә казу эшләре бара, исемлекләр тулылана. Соңрак бу сугышчыларның да исемлекләре Хәтер китабына кертеләчәк, яңа томнар басылачак.
фото: автор
Сугышта хәбәрсез югалган 563 чирмешәнленең каберләре билгеле (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев