Чирмешән районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
Җир йөзендә барлык телләр дә тигез, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы белән бәйле, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиеш. Шуның өчен 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде дә.
Дистәдән артык милләт вәкиле яшәгән Чирмешәнебездә бу елны “Туган телем – минем байлыгым” исемле зур бәйрәм оештырып ачтылар. Чара барышында районыбызда гомер итүче төрле милләт кешеләренең дуслыгы аеруча ачык күренде. Бәйрәмдә җиде милләт вәкиле катнашты.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә, чара кунаклары район балалар сәнгать мәктәбе, район үзәк китапханәсе, туган як тарихы музее, мемориаль үзәк хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәләр белән таныштылар, Мәдәният хезмәткәрләре пешергән татар, рус, чуваш, мордва халыкларының милли ашларын авыз иттеләр. Милли аш өстәлләре әзерләгән якташларыбыз үзләренең ризыклары белән сыйлап кына калмадылар, аларның килеп чыгу тарихлары, әзерләү тәртибе белән таныштырдылар, шуның белән бәйле легендалар да сөйләделәр.
Мордва халкының “Аю табаны” (“Медвежья лапа”) дип аталган милли ризыгының легандасы аеруча мавыктыргыч. Аны аюның табан итеннән әзерлиләр икән. Кияү егете урманга барып, аюның аягын кисеп кайтырга һәм шул иттән әлеге ризыкны әзерләргә тиеш була. Мордва кызлары шундый батыр егетләргә генә кияүгә чыкканнар, имеш.
-Без күпмилләтле республикада яшибез, күмәк эшләр, чаралар вакытында дуслыгыбыз тагын бер кат раслана, рәхмәт, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлау чыгышында. – Халыкларыбызны гасырлардан-гасырларга бер-берсенә ихтирамлылык, зирәклек, юмартлык һәм кунакчыллык берләштерә. Һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлеге, тарихы, гореф-гадәте бар. Без төрле, әмма зур гаилә булып, тату, дус һәм тыныч яшибез. Бергә булганда без - көчле.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә милләтләр бердәмлеге ачык чагылыш тапты, төрле милләт вәкилләре үз ана телләрендә котлаулар ирештерделәр. Халыкларның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Халык ана телен мең еллар буена үстереп, баетып, матурлап яшәгән. Туган телебез – ул рухи яктан берләштерүче зур көч.
Район башлыгы чарада катнашкан татар, рус, чуваш, мордва, әрмән, таҗик, үзбәк диаспоралары вәкилләрен сәхнәгә чакырып хөрмәтләде, аларга котлау хатлары һәм статуэткалар тапшырды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле милләт биюләрен күрделәр, җырлар тыңладылар һәм чыгышларны алкышларга күмделәр.
Бүгенге көндә районыбызда 19 мең тирәсе кеше яши. Татарлар (11 мең 22) күпчелекне тәшкил итә. Руслар – 3624, чувашлар – 2405, мордвалар – 853. Моннан кала, районыбызда удмурт, мари, украин, башкорт, әрмән, таҗик, үзбәк милләтеннән булган халыклар да бар.
фото: автор
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу чарасында 7 милләт вәкиле катнашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев