29 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
“Чирмешән спорты”ның беренче санын укыгыз
“Чирмешән спорты”-“Черемшанский спорт” мәгълүмат җиткерүче (информационный вестник) газетасының беренче саны дөнья күрде.
-
Чирмешән районында тагын ике машина йөртүче исерек килеш юлга чыккан
Районда тагын ике якташыбыз машина йөртү хокукыннан колак кагачак. Сәбәбе: алар руль артына алкоголь кулланып утырганнар.
-
Чирмешән районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
Җир йөзендә барлык телләр дә тигез, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы белән бәйле, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиеш. Шуның өчен 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде дә.
-
Чирмешәндә быел дүрт йортка капиталь ремонт планлаштырыла
Көннәр җылыткач, район үзәгендәге дүрт йортта капиталь ремонт эшләре башланып китәчәк. Совет урамындагы 5, 42, 44, 45 нче йортларны төзекләндерү өчен ике миллион сум тирәсе акча бүленгән.
-
Нагорный, Саминовка авыллары халкы суны әле дә коедан ала
Газетаның узган саннарының берсендә авылларда үткән җыеннарда су проблемасын хәл итүне сораучылар булмады, дип язган идек. Әмма алай ук түгел икән шул, районда суның йортларга үткәргечләрдән килүен көтүчеләр дә бар.