Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында санитар-экологик икеайлык башлана

Торак пунктларны санитар чистартуны тизләтү, халыкның экологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә китерү максатында, район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул итте.

Икеайлык барышында чисталык өмәләре ешрак оештырылачак, 23 апрельдә һәм 5, 6, 20 майда гомумрайон өмәләре уздыру планга кертелде. Торак пунктларда һәм район үзәгендә санитар чисталык буенча икеайлыкны уздыру, эш барышын контрольдә тоту өчен район башкарма комитеты каршында оператив штаб төзелде.

Карар нигезендә район үзәге һәм авыллар территорияләрен санитар чистарту буенча чаралар планы расланды.

Авыл җирлеге башлыкларына һәм оешмалар җитәкчеләренә өмәләрдә актив катнашуны тәэмин итү буенча  хезмәт коллективларында оештыру эшләре үткәрергә, кулланучылар җәмгыяте рәисенә, шәхси эшмәкәрләргә, кибетләр хуҗаларына карамакларында булган бина территорияләрен чистартырга һәм төзекләндерергә киңәш ителә.

Икеайлык барышында һәм өмәләр вакытында, “Гринта” җәмгыятенә чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгаруны оештыру һәм вакытында транспорт белән тәэмин итү бурычы йөкләнә.

Айлык дәвамында парк-скверларны, урамнарны һәм оешмалар территорияләрен яшелләндерү максатында агач-куаклар утырту, корыганнарын кисү планлаштырыла. Бу эшкә мәктәп укучыларын да катнаштыру мөһим. “Чирмешән урман хуҗалыгы”на утырту материаллары белән тәэмин итү бурычы йөкләнде.

Юлчылар да айлык барышында, ел дәвамында да, юл кырыйларын, күперләрне һәм беркетелгән объектларны чүп-чардан арындыру буенча эш оештырырга тишләр.

Икеайлык барышында административ комиссия торак пунктларга чисталык рейдларына ешрак чыгачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев