Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында 30 майда 2166 кеше "Бердәм Россия" праймеризында катнашты

Узган атнада чирмешәнлеләр дә “Бердәм Россия” партиясеннән Федераль Җыелыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатураларны – кандидатлыкка кандидатларны сайлап алуда катнаштылар. Алдан тавыш бирү закон кысаларында узган.

Санау участокларына килеп, 2166 кеше бюллетеньнәр алган, праймеризда катнашкан.

Районда тавыш бирү 7 участокта үтте. Һәр сайлаучыга ике бюллетень бирделәр: берсендә – федераль, икенчесендә бер мандатлы округ буенча тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге күрсәтелгән иде.

Дәүләт Думасына сайлаулар быел, сентябрь аенда булачак. “Бердәм Россия“ анда кемнәрне тәкъдим итәр, бу партиянең июнь аенда үтәчәк съездында хәл кылыныр. Билгеле, кандидатлыкка кандидатлар алдан тавыш бирү - праймериз йомгаклары буенча сайлап алыначак, шул исәптән Татарстаннан да.

-Районда алдан тавыш бирү законнар кысаларында, Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып үткәрелде, - диде “Бердәм Россия” партиясенең Чирмешәндәге җирле бүлекчәсе башкарма комитеты секретаре Эльмира Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев