Чирмешән районында су башняларын буярга җыеналар
Районда су башняларын буярга җыеналар, чөнки аларның күбесе күгәргән, ямьсез. Башнялар тирәсен чүп-чардан арындырырга, койма тотарга яки булганнарын төзәтергә кирәк. Җитәкчеләр катнашындагы атналык планеркада насослар, электр приборлары куелган урыннардагы будкаларның кайберләрен тышлап куярга, түбәләрен яңартырга да мөмкинлек табарга кушылды. Бу эшләрне, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, су челтәрләрен хезмәтләндерүче оешма...
Районда су башняларын буярга җыеналар, чөнки аларның күбесе күгәргән, ямьсез.
Башнялар тирәсен чүп-чардан арындырырга, койма тотарга яки булганнарын төзәтергә кирәк. Җитәкчеләр катнашындагы атналык планеркада насослар, электр приборлары куелган урыннардагы будкаларның кайберләрен тышлап куярга, түбәләрен яңартырга да мөмкинлек табарга кушылды. Бу эшләрне, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, су челтәрләрен хезмәтләндерүче оешма - "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте һәм авыл җирлекләре Советлары башкарма комитетлары бергәләп башкарырга бурычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев