Әлеге сәүдә ноктасы республика ярдәме белән төзелә.
Ул инде бастырылган да, эчке эшләрен төгәллисе, җиһазлар урнаштырасы гына калган. Кибет тирәсенә туфрак кайтарып җәйгәннәр. Бу эштә авыл халкы нык булышкан.
-Агач кибетебез искерде шул, - ди монда 20 елга якын сатучы Надежда Ермишова. -Дөрес, әле дә көндәлек кирәк товарларны җитештерүчеләр, райпо аша да алабыз. Заказ гына бирәбез. Җәйге кайбер айларда көн саен уртача 6 меңлек товар сатылды.

-Яңа кибет электр белән җылытылачак, су, канализация, санузел линияләре дә сузылган, аларны эшләп бетерәсе генә бар.
-Моңа кадәр блок-модульле мондый кибетләр Якты Тау һәм Югары Кармалка авылларында төзелде һәм ачылды, - ди район кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин. -Киләсе елда тагын берәр авылны яңа кибетле итәргә планлаштырабыз.
Нет комментариев