Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Быел җәй эссе булачакмы?

Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, Татарстанда июнь аенда уртача айлык температура нормадан 1 градуска югарырак булыр, дип көтелә, ул республика буенча 17,8 градус тәшкил итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, июнь аенда безнең төбәктә явым-төшем күпьеллык нормага якын булыр, дип көтелә, ул Казанда – 57, республикада 60 миллиметр тәшкил итә.

«Июнь һәм июль – елның иң яңгырлы айлары. Иң күп явым-төшем, гадәттә, июль аенда күзәтелә», – дип искәртте Гоголь.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда июль һәм август айларында температура нормадан 1 градуска югарырак булыр, дип фаразлана. Татарстанда июль аенда уртача айлык һава температурасы – 19,9 градус, ә августта 17,7 градус тәшкил итә. Җәй айларында явым-төшем (июльдә – 56, августта – 54 миллиметр) климат нормасы чикләрендә көтелә.

Төгәллек кертелгән фаразлар һәр ай башында тәкъдим ителәчәк, дип искәртте Гоголь. Гомумән, аның сүзләренчә, җәй эссе булачак, диелә хәбәрдә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев