Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бүген Иске Үтәмештә Атау күперен ачтылар

Дөрес, авыл халкы инде берничә ай әлеге яңа объектның рәхәтен күрә. Бүген исә күперне тантаналы итеп, төзүчеләргә рәхмәт әйтеп, бәйрәм ясап ачтылар.

Атау күпере

Иске Үтәмеш авылының биш кизләвеннән, Атау һәм Әбзәлетдин чишмәләреннән җыелып агучы Бишкизләү инеше аша салынды яңа күпер, аның искесе бик тузган иде. 2019 елның май аенда монда көчле яңгыр булып,  авылга ул нык зыян салды. Шул вакытта  элек колхоз көче белән салынган күпергә дә “эләккән”: астын су юып, нигезе кузгалган. Шуннан соң биредән автомашиналар белән йөрү бөтенләй куркынычка әверелә.

- Берсендә хәтта авылда янгын чыгып, аның аша янгын сүндерү машинасы уза алмады. Яңа күпер бик кирәк иде, аны төзүчеләргә, район, республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, - диде  Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов.

Яңа күпер өчен 45 миллион сум акча тотылган. Аның озынлыгы 18, киңлеге 9 метр. Ике яктан җәяүлеләр өчен юл ясаганнар, баш-башына ике йөз метр арада яңа асфальт та түшәлгән.

Авыл халкы, мәктәп укучылары катнашкан тантанага  Алексеевскидан әлеге күперне төзегән “Мостовик“ җәмгыяте директоры урынбасары Андрей  Гервасьев һәм төзүчеләр дә килде. Аларны бүләкләр белән сөендерделәр.

- Төзүчеләребезгә һәм район юлчыларына шундый сыйфатлы күпер төзеп биргәннәре өчен бик зур рәхмәт. Республика җитәкчелегенең дә ярдәмен тоеп эшләдек. Искеүтәмешлеләргә бу объект күп еллар хезмәт итсен, бәйрәм белән! -  диде район башлыгы Рамил Айбатов авыл халкын әлеге вакыйга белән котлап.

Быелның апрель аенда башланган күпер төзелеше сентябрь аенда төгәлләнде. Ал тасма кисеп ачканнан соң, яңа объектны 13 тонна авырлыктагы КамАЗ йөк автомашинасы белән дә үтеп сынадылар.

 - Элеккегесеннән куркып кына узып йөри идек. Бик нык, яхшы килеп чыкты күпер, авыр машина үтеп, "ыңгырашмады" да, - диде шушы КамАЗ йөртүчесе, тәҗрибәле шофер Рәшит Вилданов.

Искеүтәмешлеләр яңа күпердән 150 метр арырак булган Әбзәлетдин  чишмәсе янында үзсалым акчаларына  җәяүлеләр өчен басма да ясаганнар. Ул кечкенә кичүдән дә халык рәхәтләнеп файдалана.

Бүген Чирмешәндә дә  шундый тантана булды. Район үзәгендә Чирмешән елгасы аша салынган күперне бәйрәм ясап ачтылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев