Бүген Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовның туган көне
Хөрмәтле Рамил Тәлгатович! Ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлап, Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, бәрәкәтле тормыш телибез.
Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулып торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.
Тормыш йөген иңнәренә салып
Үргә менә ирнең асылы,
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә алар буран, давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшәгез сез ир асылы булып,
Гомерегез үтсен хөрмәттә.
Хөрмәт белән “Безнең Чирмешән” редакциясе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев