Бәркәтәгә Нәүрүз килде
Безнең районда

Бәркәтәгә Нәүрүз килде

Бәркәтә халкы да көн белән төн тигезләшкән көнне Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “Ач ишегең – керәбез, нәүрүз әйтеп киләбез” исемле бәйрәмгә олылар да бик күп җыелган. Җырлап-биеп кышны озатканнан соң, кунаклар учакта пешкән карабодай боткасы белән сыйланганнар. Урамда башланып киткән бәйрәм мәдәният йорты фойесында дәвам итә, чәй табыны артында тагын озак күңел ачалар бәркәтәлеләр.


Нет комментариев