Борынгы крепость янында чиста урман: Чирмешәндә экологик өмә узды
Безнең районда

Борынгы крепость янында чиста урман: Чирмешәндә экологик өмә узды

Райондашларыбыз мәдәни мирас объекты — Чирмешән крепосте территориясендә ел саен үткәрелә торган «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларындагы экологик өмәгә үз өлешен кертте.

Чара район хакимияте хезмәткәрләрен, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм авыл активистларын берләштерде — алар мондагы урман һәм тарихи вал территориясен җыештырдылар.

«Экологик иминлек» милли проекты кысаларындагы акция 14 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр уза: Эльвина Җаббарова фотосы

«Экологик иминлек» милли проекты кысаларындагы акция 14 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр уза.

 -Республиканың табигый байлыгын саклап калу бары тик уртак тырышлык белән генә мөмкин. «Татарстанның чиста урманнары» проекты берьюлы ике бурычны хәл итә: урманнарны сәламәтләндерә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт мәдәниятен формалаштыра. Бүген бу эш аерым әһәмияткә ия, чөнки без киләчәктә Геопарк составына керәчәк төп объектларны тәртипкә китерәбез, - диде өмәдә катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова.

Өмәчеләр Чирмешән крепостеның тарихи валлары территориясен һәм урманның шактый өлешен чүп-чардан арындырдылар: Эльвина Җаббарова фотосы

Өмәчеләр Чирмешән крепостеның тарихи валлары территориясен һәм урманның шактый өлешен чүп-чардан арындырдылар. Оештыручылар мондый инициативаларның экологик хәлне яхшырту белән бергә табигый һәм тарихи мирасны саклау өчен җаваплылык тәрбияләвен ассызыкладылар.

Чирмешән крепосте — планлаштырылган Геопаркның төп объектларыннан берсе: Эльвина Җаббарова фотосы

Чирмешән крепосте — планлаштырылган Геопаркның төп объектларыннан берсе. Якташларыбызның бу территорияне төзекләндерүдә катнашуы ЮНЕСКОның төп принцибын күрсәтә: табигатькә, тарихка һәм туган якка сакчыл мөнәсәбәт һәр кешенең шәхси өлешеннән башлана


Нет комментариев