Баш суганның да “тамагы” буш: чирмешәнлеләр суган йолкуга керешмәкче
Түбән Кәминкәдән Сәгыйдә Гафиева орлык суганын алган, атна-ун көннән баш суганны да йолкымакчы.
68 яшьлек Сәгыйдә Харис кызы суган үстерүнең бар серләрен белә бугай. 1980 елда Кара Чишмәдән Түбән Кәминкәгә килен булып төшкән якташыбыз ул вакытта ук тәҗрибәле суганчы була.
-1980 нче еллар башында 6шар, 7-8шәр тонна суган тапшырган еллар булды, “Чирмешән суганы”ның бик дәрәҗәле вакыты. Аның кереме бик ярап куйды. Бер елны балаларга компьютер алдык, стенкалы булдык, - ди Сәгыйдә апа.
Гафиевлар орлык суганын җыеп, бәйләп, гаражга, ышык урынга элеп куйганнар.

-Монда ул җилли, август аенда өйгә, сәндерәгә кертәбез. Анда җылыда орлык кышны яхшы чыга, суганы да эре була. Ә салкында сакланган орлык, чәчкәч, “дудка”га китә, – дип тә кайбер серләрне уртаклашты уңган бакчачы.
Гафиевлар атна-ун көннән баш суган – эре суган уңышын да җыеп алмакчы.
-Аларга да вакыт җитте: “тамаклары” бушаган, сабаклары ятты. Аны әүвәл йолкып куябыз, яшел сабаклары саргайгач кисәбез, - диде Сәгыйдә Харис кызы.
Марат Гомәров фотоларыһәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев