Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә өлкәннәр өчен “Икенче сулыш” лагере эшли

Бәркәтә авылының мәдәният йортында ачылган лагерьда 22 кеше өчен бер атна дәвамында төрле мастер-класслар, түгәрәкләр, экскурсияләр оештыралачак.

Өлкәннәр лагере Бәркәтә авылында икенче тапкыр оештырылды. Быел ул “Икенче сулыш” дип атала. Мондый исем юкка гына бирелмәгәндер. Чыннан да, лаеклы ялда булган кешеләргә, көннәрен өйдә генә утырып уздыручылар өчен бу лагерь “икенче сулыш” алырга, авылдашлар белән күрешергә, яңа һөнәр үзләштерергә, киңәшләр алырга, дөнья хәлләрен белер өчен менә дигән мөмкинлек.

Лагерь ачылу тантанасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева, районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ренат Сибгатуллин, район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова катнашты. Алар тантанага килгән әби-апаларга бүләкләр тапшырдылар, киләчәктә дә гел шундый позитив, актив булып калуларын теләделәр.

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев