Бәркәтә мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
Бәркәтә мәктәбе йөз ел дәвамында дистәләгән танылган кешеләр чыгарган
Бәркәтә мәктәбе үзенең 100 еллык бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Бу көнне иртәдән үк авылга кунаклар агылды. Мәктәп юбилее бәркәтәлеләрне генә түгел, биредә белем алаган күрше авыллар халкын да җыйды.
Бәйрәм чарасы мәктәптә башланып китте. 11 ел мәктәп директоры булып эшләүче Габдерәшит Гыйнванов кунакларга уку йорты буенча экскурсия үткәрде, мәктәпнең тарихы, коллективның һәм укучыларның казанышлары турында сөйләде, биредә белем алган күренекле укучылары белән таныштырды.
Бәркәтә урта мәктәбендә белем үзләштергән район башлыгы Рамил Айбатов та чарада кунак буларак катнашты.
- Мәктәбебезне юбилее белән котлыйм, аның уңышлары аз түгел, без моның белән горурланабыз, алга таба да чәчәк атуын телим, - диде ул үз чыгышында һәм мәктәпкә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Бәркәтә авылы тарихы мәктәп тарихы белән аерылгысыз. 1923 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. Аның беренче директоры Кара Чишмә авылыннан Рәшит Шаһиев була. 1938 елда мәктәп – җидееллыкка, ә 1958 елда сигезеллыкка үзгәртелә. 1964 елда инде ул үз эшен урта мәктәп буларак башлый.

1973 елга кадәр агач бинада белем алган укучылар өчен, кирпечтән ике катлы, 492 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелә. Биредә бәркәтәлеләр белән бергә Кара Чишмә, Туймәт, Чумачка авыллары балалары да укый. Укучылар саны 790га кадәр җитә, шунлыктан дәресләрне ике сменада үткәрергә туры килә. Килеп укучы 50дән күбрәк бала мәктәп йортында урнашкан интернатта яшәп белем ала.
100 ел эчендә мәктәпне дүрт меңнән күбрәк укучы тәмамлаган. Алар арасында Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “КПРФ” депутат фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, атказанган врач Ринат Садыйков, медицина фәннәре кандидаты Мәсхүт Сибгатуллин, 26 ел “Шушма” колхозын җитәкләгән Әбелкәрәм Әхмәтҗанов кебек шәхесләр бар. Шул дәвердә мәктәптә 150дән күбрәк укытучы эшләгән.
.jpg)
Мәктәп тарихында иң зур чыгарылыш 1978 елда була, 109 укучыга урта белем турында аттестатлар тапшырыла. Ә менә 2019 елда мәктәпне нибары өч укучы тәмамлаган.
Хәзерге көндә мәктәптә 66 укучыга 16 педагог белем һәм тәрбия бирә. Туймәт, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә һәм Чумачка авылларыннан 31 укучыны мәктәп автобуслары йөртә.
Чараның тантаналы өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре аны үзләренең чыгышлары белән бизәде. Кунаклар да юбилейга буш кул белән килмәгәннәр. Мәктәп директоры аларга һәм барлык иганәчеләргә рәхмәтләрен белдерде.
Екатерина Назимова һәм мәктәп архивыннан фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев