Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Бәйрәм көннәрендә чирмешәнлеләрне аеруча уяу булырга өндәделәр

25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район территориясендә янгынга каршы катгый режим кертелә.

Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әйтүләренчә, әлеге гамәл Яңа ел бәйрәмнәрендә ут бәла-казаларыннан саклану максатында эшләнә. Гадәттәгечә, катгый режим чорында пиротехника эшләнмәлре куллануга чикләүләр гамәлдә булачак. Шунысын да әйтергә кирәк, бу вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык җәзасы 2 тапкыр арта. Янгын күзәтчелеге белгечләре Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрендә ут белән аеруча сак булырга өнди.

Утырышта район башлыгы Рамил Айбатов бәйрәмнәр чорында һәр өлкәдә уяулык, игътибарлылык зарурлыгы хакында әйтте. Халык иминлегенә йогынты ясый ала торган теләсә нинди куркынычларны булдырмау мөһим. Кышкы каникул чорында балаларыбызны күз уңыннан ычкындырмасак иде. Медицина хезмәткәрләребез дә бәла-казалар очрагына әзер булырга тиеш.

-Бәйрәмнәрдә халык күп җыела торган чаралар вакытында полиция хезмәткәрләренә дә җаваплылык арта. Саклык чараларын көчәйтәчәкбез. Вакытлыча полиция постлары урнаштыру, патрульлек итү планлаштырыла. Юлларда транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләрне ачыклау да - төп максатларның берсе. Бәйрәмнәрдә халкыбыз да уяу булсын иде, чит машиналар, шикле ят кешеләр, әйберләр хакында полиция бүлегенә хәбәр итү мөһим, - диде Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Иван Пешков.

  

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев